Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Евразия киңлегендә кеше хокукларын яклау” халыкара конференциясе эшендә катнашты

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Башкалада Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил теләктәшлегендә  бишенче  халыкара фәнни-практик конференция эшли башлады. Ул “Евразия киңлегендә  кеше хокукларын яклау проблемалары”на багышлана. Чара 250 дән артык катнашучыны җыйды. Анда читтән торып һәм турыдан-туры чит ил дәүләтләре омбудсманнары, халыкара оешмалар һәм омбудсманнарның интеграцион берләшмәләре  җитәкчеләре, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, төбәкләрнең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре, галимнәр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International