Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 8 нче төзәтү колониясендә булу

2021 елның 1 октябре, җомга

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Елена Степанова, Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева  һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе урынбасары Илнур  Сатдинов белән бергә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 8 нче төзәтү колониясендә булдылар.

 Тикшерүчеләр инвалидлар тотылучы отрядта булып, алар белән аралаштылар. Шәхси мәсьәләләр буенча тоткыннарны кабул иттеләр. Алар җәзаны йомшартуны, медицина ярдәме күрсәтүне, инвалидлар отряды өчен матди-көнкүреш шартларын яхшыртуны сорады, хокук бозган  чит ил гражданнарын илдән чыгаруга кагылышлы сораулар да булды.  Аларга тиешле консультация бирелде, аерым мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International