1 октябрьдә көзге чакырылыш башлана

2021 елның 1 октябре, җомга

 2021 елның 1 октябреннән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башлана, һәм ул 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә. Шушы вакыт эчендә  урта, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар хәрби комиссариатка чакыру кәгазе ала. Яңа короновирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан, җыелу пунктларында барлык тиешле эпидемиологик  таләпләр үтәлә.
 Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең хокукларын саклауга игътибар белән карый. Әгәр сез хокукларыгыз бозыла дип саныйсыз икән, һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International