Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның Аппараты Сезне чын күңелдән - Өлкәннәр көне белән котлый. Сез - безнең байлыгыбыз. Сез – безнең терәк! Мондый матур бәйрәм булу ничек яхшы. Яшь – тәҗрибә һәм зирәклек хәзинәсе. Ел саен бу көнне без, олы мәрхәмәтлелек хисе белән сезгә, безнең кадерле өлкәннәребезгә, игътибар күрсәтәбез.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек телибез! Һәркайсыгызга якыннарыгыз хөрмәтләп һәм аңлап карасын, кайгыртуга төрсен.
Лаеклы ялда булучыларны да, яшенә карамастан эшләвен дәвам итүчеләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Күңел төшенкелегенә бирелмәгез, күңел көрлеге озак елларга җитсен!