Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Биектау районында яшәүчедән уртача хезмәт хакыннан кимрәк хезмәт хакы түләүләре турында мәгълүмат керде. Әлеге мәгълүмат җирле үзидарә органнарына тапшырылды, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссиясенда карап, тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителде.
Комиссия утырышында хокук бозган оешма җитәкчесе кимчелекне төзәтергә сүз бирде.