Лаеш районында узган киңәшмәдә гражданнардан килгән 110 мөрәҗәгать каралды. Алар тиешсез чүплекләргә, каты көнкүреш калдыклары чыгаруга, төзек булмаган ут баганаларына, муниципаль юлларны тотуга, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын оештыруга кагыла.
Киңәшмә барышында урамдагы яктырту фонарьларының төзексезлеге хакындагы 5 мөрәҗәгать тиз хәл ителде, бу чынлап та шатлык, юлдагы кеше яктырту әйбәт булса, үзен имин хис итә.