Наркомания профилактикасы, балигъ булмаганнар арасында наркотик матдәләр һәм психотроп матдәләрне кулланучыларны ачыклау һәм булдырмау, укымаучы һәм эшләмәүче балигъ булмаган затлар арасында хокук бозулар, җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау – шушы һәм башка мәсьәләләр бүген балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышында тикшерелде. Анда Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре дә катнашты.
Әлеге мәсьәләләр теге яки бу аспектларда безнең эшкә дә кагыла һәм алга таба балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм саклау эшендә исәпкә алыначак.