“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Замана шәһәре  үзендә яшәүчеләр фикерен исәпкә алмыйча яши алмый, нәкъ шушы максат өчен безнең республикада  халык проблемаларына хәбәрдарлык бирү өчен “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы  оештырылган. Хәзер республиканың күп кенә шәһәрләрендә территорияләрне төзекләндерү эшләре бара.

 Шулай итеп, узган атнада 1 489 мөрәҗәгать уңай хәл ителде. Республикада яшәүчеләр арасында иң популяр төрләр: “Территорияләрне комплекслы төзекләндерү” - 1 666  мөрәҗәгать,  “Муниципаль юлларны тоту һәм төзекләндерү”  - 830 мөрәҗәгать, “Юл хәрәкәтен оештыру” - 310 мөрәҗәгать, “Атамаларда һәм алтакталарда хаталар” - 278 мөрәҗәгать, “Тышкы яктыртуны оештыру” - 273 мөрәҗәгать, “Тышкы рекламада кимчелекләр” - 242 мөрәҗәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International