Вәкаләтле вәкил халыкара экспертлар белән бергә Күзәтчелек үзәгендә булды

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкара экспертлар белән бергә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршында  эшләүче Күзәтчелек үзәгендә булды.

 Республиканың сайлау участокларына куелган  меңнәрчә видеокамера һәм видеотеркәүдән бирегә  сурәт килә. Республикада сайлау барышын 3000 гә якын күзәтүче күзәтә.

 Сүриядән һәм Германиядән килгән халыкара экспертлар  җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм блогерлар белән аралашты, участокларда булганнан соң үз тәэсирләре  белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International