Арча районы сайлау участокларында булу

2021 елның 18 сентябре, шимбә

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкара экспертлар белән бергә Арчаның 937 нче һәм  939 нчы, Яңа Кырлай авылының 965 нче сайлау участокларында булды, сайлаучылар һәм комиссия әгъзалары белән аралашты. 

 Сүрия вәкиле  барлык участокларда тавыш бирү барышын  партияләрдән һәм кандидатлардан күзәтүчеләр күзәтүен, шулай ук видеокүзәтү оештырылуын билгеләп, боларның сайлауларны ачык  һәм гадел итүен ассызыклады.

 Германия вәкиле барлык сайлау участокларында  сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән  бюллетеньнәр һәм мәгълүмати материаллар булуын югары бәяләде. Ул шулай ук аз хәрәкәтләнә торган кешеләргә сайлау өчен шартлар тудырылуын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International