Халыкара экспертлар белән эш сәфәрен дәвам итә. Бүген алар Балтач районының 1068 нче, 1083 нче, һәм 1080 нче сайлау участокларында булды.
Сайлау хокукларын саклауга күзәтчелек үткәргәндә, тавыш бирүдә катнашучыларның саулыгы турында да онытырга ярамый. Һәр сайлау участогында термометрия, кулларны йогышсызландыру мәҗбүри, бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткалар, авторучка бирелә.
Вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, барлык сайлау комиссияләре әгъзаларына шәхси саклану чаралары бирелгән, өч тапкыр туклану оештырылган.