Кукмарада Арча һәм Кукмара башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшенә кагылышлы күчмә киңәшмә узды. Анда “Муниципаль юлларны тоту һәм төзекләндерү” һәм “Юл хәрәкәтен оештыру” төрләре буенча килгән мөрәҗәгатьләр үтәлеше тикшерелде. Барлыгы 56 мәсьәлә тикшерелде, аларның күбесе хәл ителде.