Вәкаләтле вәкил социаль сәясәт комитеты утырышында катнашты

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында Яшьләр эшләре министрлыгының 2021 елгы җәйге сәламәтләндерү чоры йомгакларын тыңлады. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

 Утырышта чыгыш ясаган яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков  белдерүенчә, быел җәй лагерьларда  156,5 мең бала сәламәтлеген ныгытты. Татарстан балалары  859 мәктәп яны, 613 хезмәт һәм ял, 122 стационар, 42 палаткалы, 12 санатор-курорт лагерьларында һәм 7 Кара диңгез яр буе лагерьларында ял итте. 42 лагерьда палаткалы лагерьлар оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International