Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының “кайнар элемтә”сенә 140 шалтырату килде, битараф булмаган ата-аналардан шулкадәр шалтырату булу шатландыра.
30 дан артык шалтырату Казан шәһәре бистәләрендә яшәүче балаларның белемгә хокукларын тәэмин итүгә кагылышлы иде. Физик яктан кимчелекләре булган балалар тәрбияләүче ата-аналар ягыннан активлык артуын күзәтәбез. Инклюзив белем бирү системасы үсүгә карамастан, физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид булган балаларны укыту белән бәйле сораулар кала әле. Бүген моңа кагылышлы 18 шалтырату булды.
11 ата-ана мәктәпкә кадәр һәм мәктәптән соң балаларны озатуны оештыру, автобуслар көтә торган уңайлы тукталышлар булдыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук 11 кешене укучыларны бушлай тукландыруны оештыруга кагылышлы сораулар борчый.