Учреждение биналарын карап, тикшерүчеләр хөкем ителгән инвалидлар тотылучы отрядта булдылар, аларга уңайлы тирәлек булдыруны тикшерделәр. Анда тоткыннар белән булган авырулары буенча медицина ярдәме күрсәтү, инвалидның тернәкләндерү яки абилитация шәхси программасы буенча техник тернәкләндерү чарасы белән тәэмин итү турында сөйләшү булды. Тикшерүчеләр учреждениенең мәчетендә булды.
Тоткыннарны кабул итү булды. Анда җәза режимын йомшарту, медицина хезмәте күрсәтү, инвалидлар отрядын матди-көнкүреш яктан тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.