Кеше хокуклары йортында Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә семинар-тренинг үткәрелде, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәклаәтле вәкил белән бергә 2021 елның көзендә узачак сайлауларны үткәрү чорында гражданнарның сайлау хокуклары саклануны күзәтәчәк Аппарат хезмәткәрләре дә катнашты.
Бүген гражданнарның сайлау хокукларын һәм җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итүдә, шулай ук сайлау кампаниясе барышында хокук бозуларны кисәтүдә Эчке эшләр органнарының вәкаләтләре өйрәнелде.