Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

 Вәкаләтле вәкилгә каты хроник авыру белән чирләүче инвалид бала анасыннан мөрәҗәгать керде.  Ул Татарстан Республикасы бюджеты акчасына торак алу өчен торак субсидиясе алуда булышлык  итүне сорый. Законда билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгать итүче җирле үзидарә органына гариза язган, ләкин аны социаль файдаланудагы торак фондыннан торак наймы килешүе буенча торак  алуга мохтаҗ сыйфатында  танудан һәи исәпкә алудан баш тартканнар.  

 Мөрәҗәгатьне карау барышында шул ачыкланды, җирле үзидарә органының исәпкә бастырудан баш тарту турындагы карарның карау вакытын бозып кабул итүе, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган  керем күләме гаиләнең һәр әгъзасының керемен раслаучы  документлардан башка исәпләнүе билгеле булды.

 Вәкаләтле вәкил катнашыннан соң мөрәҗәгать итүченең торакка хокукы торгызылды, гаилә  социаль файдаланудагы торак фондыннан  торак наймы килешүе буенча  торак алуга мохтаҗ гаилә итеп танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International