"Татнефть" Лениногорскида Иҗтимагый совет үткәрде

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Совет эшендә «Татнефть» генераль директоры урынбасарлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Азат Ягъфәров, Ринат Шәфигуллин, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, блогерлар, районның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Шулай ук Лениногорскида ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, ТР мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөҗипов катнашты.

"Татнефть" Татарстанның көньяк-көнчыгышын үстерүгә зур өлеш кертә. 2018-2021 елларда компания Лениногорск муниципаль районы үсешенә 454 миллион сумнан артык инвестиция керткән.

Утырыш барышында Лениногорск районында мәгариф һәм сәламәтлек саклау торышы, алар арасында уку йортларында белем бирүнең сыйфаты, медицина өлкәсендә белгечләр җитмәү, балалар сәнгать мәктәбендә урыннар җитмәү һ. б. мәсьәләләр күтәрелде.

Мәгариф өлкәсендә район алдында торган бурычларны хәл итү өчен, Лениногорск шәһәренең 11 нче татар гимназиясен полилингваль мәктәпкә әверелдерү проекты эшләнәчәк.

«Лениногорскнефть»НГДУсы бушаган биналарының берсен мәктәпкә тапшырыру Лениногорск сәнгать мәктәбенең эш мәйданын арттырырга  мөмкинлек бирәчәк.

Лениногорскида мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын арттыру өчен «Татнефть» һәм балачак программасын тормышка ашыру планлаштырыла. 

Шулай ук Компания Шөгер мәктәбендә чираттагы биокласс оештырырга планлаштыра. 

Лениногорск районында медицина үсеше өчен студентлар отрядларының федераль проектына ярдәм итү – бөтен илдән студент-медикларны регионга чакыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International