Вәкаләтле вәкил “Сайлау хокукы” фильмын карауда катнашучыларны сәламләде

2021 елның 28 мае, җомга

Гаилә һәр кеше өчен мөһим, тормышында ныклы таяныч. Гаиләнең зур байлыгы – балалар, республикада балалар күп.  Шулай ук балалары булмаган гаиләләр дә аз түгел. Шуңа күрә демографияне үстерүгә, яклауга, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән  программалар, балалар тудыру өчен  күрелә торган матди чаралар  вакытлы һәм актуаль.

 Без яшь гаиләләргә булышуны хуплыйбыз, традицион гаилә кыйммәтләрен  пропагандаларга кирәк дип саныйбыз. Балаларга яшьтән үк гаилә кыйммәтләрен аңлатырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, гаиләнең кечкенә әгъзаларын кайгыртырга өйрәтергә, зур гаилә булдыру модасын алга сөрергә кирәк.

 Ата-ана булу шатлыгы, баланың кадерле байлык булуы турында яшьләргә сөйләргә кирәк. Бүген илебез кинематографиясендә абортлар темасына   беренче булган “Сайлау хокукы” фильмының премьерасы булды. Вәкаләтле вәкил анда булып, фильмның ана булуга, абортларга һәм илебезнең киләчәгенә йогынтысы булыр дигән ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International