Социаль сәясәт комитеты утырышында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе каралды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балаларның җәйге ялын оештыру, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы канунны карадылар.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, җәйге ялны оештыру мәсьәләләре депутатлар тарафыннан ел саен каралуына басым ясады. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә узган ел балалар лагерьлары нибары 50% ка гына тулган иде, быел 75% ка кадәр артачак. Моннан тыш, Татарстан  балалары республика чикләреннән дә чыга алачак, бу былтыр тыелган иде. Шул рәвешле, аларга Краснодар крае һәм Кырым лагерьларында ял итү мөмкин булачак.

Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, быел 183,6 меңнән артык баланы ял иттерү планлаштырыла. 1,6 меңнән артык ял оешмасы ачылуга әзер, шул исәптән 119 шәһәр яны лагере, 9 санатория-курорт оешмасы, 75 палатка тибындагы лагерь, 1022 мәктәп яны лагере, 659 хезмәт һәм ял лагерьлары, Кара диңгез яр буенда 5 лагерь. Сәламәтләндерү кампаниясен республика бюджетыннан финанслау 1,7 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу 2020 елга караганда 48,7 млн. сумга күбрәк.

Быел республиканың ун лагеренда «Цифрлы гигиена» программасы тормышка ашырылачак. Төп максаты - балаларны һәм яшүсмерләрне тискәре йогынтылардан, интернет-агрессиянең төрле чагылышларыннан, шулай ук Челтәрдәге буллингтан саклау. Программа әлегә тест режимында эшли башлаячак.

25 майдан балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыруда эчке туристлык сәфәрләренә ярдәм итү программасы старт алды (балалар лагерьларына юлламалар өчен кэшбек программасы). Ата-аналар җәйге сменаларга балалар стационар лагерьларына юллама сатып ала һәм түләнгән акчаның 50% ын кире кайта ала, әмма 20 мең сумнан артык түгел. Акчалар "Мир" карточкасына (түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән) автомат рәвештә кире кайтачак. Кэшбекның исәпләү шартлары һәм нечкәлекләрен "Лето" үзәгендә (республикада җәйге ялның баш оештыручысы) белергә мөмкин. 

Депутатлар фикеренчә, бүген балаларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе актуаль булып кала. Балансларында лагерь булган һәм балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруда катнашучы барлык районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына, барлык оешмаларга үз компетенцияләре чикләрендә җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны күрергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International