Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе составында Түбән Кама районында 4 нче төзәтү колониясендә булды. Тоткыннар белән аралашты, берничә граждан хокукый консультация сорап мөрәҗәгать итте, шул исәптән җәзаны җиңеләйтү турында да сүз булды.