Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты эшендә сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә аерым игътибар бирелә, аларга дәүләт һәм иҗтимагый институтлар ягыннан да аерым мөнәсәбәт кирәк. Вәкаләтле вәкил Аппараты бу мәсьәлә , республикада уңайлы тирәлекне булдыру буенча “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрне көндәлек күзәтеп бара.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Спорт министрлыгының Мамадыш районында узган күчмә коллегиясендә катнашты. Анда спорт министры В.Леонов чыгыш ясады, бүген республикада адаптив спортның торышы, спорт объектлары төзү, үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.
Утырышта республикада адаптив спортны үстерүдә очраган кыенлыклар, аларны хәл итү юллары турында да сөйләшү булды. Адаптив спортны үстерү өчен дәүләт ягыннан да ярдәм кирәклеге әйтелде.