Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитеты каршындагы эксперт советы утырышында катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләсе тикшерелде. Шулай ук эксперт советы әгъзалары Хабаровск крае закон чыгару думасының Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Т.Голиковага мөрәҗәгатен карады, анда муковисцидоз белән авыручыларны ингаляцион приборлар белән тәэмин итү максатларында 2005 елның 30 декабрендә дөнья күргән 2347-р нче карарга үзгәрешләр кертү кирәклеге әйтелә.