Тарифлар буенча дәүләт комитеты эш штабының чираттагы утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә чүп чыгару буенча мәгълүматны җиткерде. Сүз Кукмара һәм Чирмешән районнарыннан чүп чыгару турында барды, системага әлеге районнардан ике мөрәҗәгать булды, алар барысы да тиешле вакытка үтәлде. 19 майдан 25 майга кадәр иң күп мөрәҗәгать Казан, Чаллы шәһәрләреннән Лаеш, Әлмәт, Югары Ослан районнарыннан килде.