Бүген, Казан федераль университетында “Державин укулары” XVI Халыкара фәнни-практик конференция кысаларында “Заманча этапта Татарстан Республикасында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру. Цифрлаштыру ришвәткә каршы торуның иң нәтиҗәле чараларының берсе” дигән темага утырыш узды.
Әлеге утырышта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре “Гражданнар һәм дәүләт(муниципаль) органнар арасында мәгълүмати үзара хезмәттәшлекне үстерү” темасына доклад белән чыгыш ясады. Докладта “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат эше яктыртылды, “ришвәт” төре буенча гражданнардан килгән шикаятьләрне карау барышы, алга таба системаны камилләштерү турында сүз булды.
Чынлап та ришвәтчелек проблемасы бүген актуаль генә түгел, гомум дөнья проблемасы булып тора, дәүләтнең икътисадый куркынычсызлыгына һәм финанс тотрыклылыгына зыян сала. Безнең һәркайсыбыз җәмгыятьтәге ришвәт күренешләренә битараф калырга тиеш түгел.