Гражданнарны кабул итү

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте. Аңа төрле сораулар белән җиде кеше мөрәҗәгать итте.

 Гражданнарны торак белән тәэмин итү, шул исәптән торак шартлары белән бәйле мәсьәләләр, коммуналь хезмәтләргә бәяләрне исәпләү, шулай ук бистәне төзекләндерү мәсьәләләре борчый.  Шулай ук Казанда яшәүче ханым  больничныйда булганнан соң үзен эштән китәргә мәҗбүр итүләре турында зарланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International