Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының 2020/2021 елның җылы бирү чорында эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2021 елның җылыту чорына әзерлек бурычларын билгеләделәр. Утырышта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре катнашты.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2020/2021 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән вакытта башкарылган. Муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларында үз вакытында җылы җибәргәннәр. Республикада җылыту чоры 2020 елның 11 сентябрендә башланды һәм 2021 елның 16 маенда тәмамланды.