«Халык контроле» мәгълүмат системасында башкарылган атналык эшкә йомгак ясар чак җитте. Системага 3 567 мөрәҗәгать килде, шуларның 924 е буенча чаралар күрелде.
Республикада яшәүчеләр арасында иң популяр төрләр: “Муниципаль юлларны тоту һәм ремонтлау” (274), “Территорияләрне төзекләндерү” (869), “Юл хәрәкәтен оештыру” (134), “Каты коммуналь калдыкларны чыгару”(59), “Алтакталарда хаталар” (81), “Сукбай этләр” (97).