Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә эшләгән эше өчен коммерция оешмасыннан акча алмаган граждан мөрәҗәгать итте. Эш хезмәт килешүе буенча түгел, ә граждан-хокукый мөнәсәбәтләр кысасында башкарылуын исәпкә алып, без оешма эшли торган муниципалитетка әлеге мәсьәләне халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территораль комиссиясендә тикшерүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Алынган мәгълүматка караганда, үткәрелгән эш нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүченең бурычы тулысынча кайтарылган.