Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булачак коллегалары - Казан (Идел буе) федераль университетының, Россия хокук дәүләт университеты юристлары белән очрашты. Студентларга Вәкаләтле вәкилнең төп эш юнәлешләре, Вәкаләтле вәкил Аппараты һәм районнардагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре, кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре турында стратегия, шулай ук хокукый агарту чаралары турында сөйләде.