Уңайлы тирәлекне тикшерү буенча эш төркеме төзелде

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил иҗтимагый әһәмияттәге биналарны, шул исәптән, сәүдә үзәкләре, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләрен  уңайлы тирәлекне оештыру максатыннан  тикшерү өчен эш төркеме төзеде. Аңа министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, инваид балалар ата-аналары оешмалары керде. Ай дәвамында Казанның барлык сәүдә үзәкләрен, тукталыш урыннарын, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләрен тикшерү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International