Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча урынга чыгып тикшерү

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Җинаять процессы өлкәсендә  хокук бозуларны тикшерү максатыннан  ике урынга барып тикшерү үткәрелде. Мөрәҗәгатьләр  дәвалануда булган, кулга алынып тикшерү үтүченең әнисеннән, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 18 нче төзәтү колониясендә җәза үтәүчедән иде.  

Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  тоткыннар өчен хастаханәдә һәм төзәтү учреждениесендә булды, мөрәҗәгать  итүчеләр белән очрашты. Җинаять җаваплылыгына тартуның закон таләпләренә туры килү-килмәвенә кагылышлы дәгъва тикшерелде,  кулга алынучының сәламәтлеге торышы буенча мәгълүмат алынды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International