Чаллы шәһәрендә һәм Тукай муниципаль районында урнашкан оешмалар, күпфатирлы йортлар белән идарә итүчеләр өчен семинар узды. Ул “Күпфатирлы йортлар белән идарә иткәндә эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашыруга лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү тәртибе”нә багышланган иде. Әлеге муниципаль берәмлекләрнең барлык оешмалары булачак семинар хакында хәбәрдар иде, барысы да семинарда катнашты.