Республика хөкүмәтенең бүгенге утырышында Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы үтәлмәгән мөрәҗәгатьләрне республика һәм тармакларның үсеш программасына кертү тәкъдиме белән чыкты. Омбудсмен шулай ук республика һәм муниципаль программаларын төзегәндә республикада яшәүчеләр “Халык контроле”нә яза торган “хроник” мәсьәләләрне хәл итү өчен таләп ителә торган чыгымнарны исәпкә алырга тәкъдим итте.