Татарстан омбудсманы вәкиле Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты көнкүреш калдыклар белән эшләүче төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эш штабы утырышында катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Бөгелмә һәм Чистай муниципаль районнарыннан чүп чыгару буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне үзвакытында хәл иткән “Гринта” каты көнкүреш калдыклары белән эшләүче төбәк операторының уңай эше билгеләп үтелде.