“Россия пенсионерлары берлеге”нең Түбән Кама бүлеге өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе белән берлектә гражданнарны кабул итү аерылгысыз бурыч булып тора.
2016 елдан башлап Вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тамара Трошина һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Түбән Кама җирле бүлеге рәисе Тәгъзимә Садыйкова гражданнарны бергәләп кабул итәләр.