Кулга алынып эше тикшерүдә булган, Вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә мөрәҗәгать иткән гражданнарның дәлилләрен тикшерү максатыннан, Аппарат хезмәткәре җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Гомәр кызы Балафендиева, шулай ук Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Әмирхәйдәр улы Сатдинов белән берлектә, Казан шәһәрендә урнашкан 2 нче тикшерү изоляторында булды.