Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән бергә академик В.М.Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсендә булды. Авыруларның матди-көнкүреш шартлары, гомуми куллану бүлмәләре, палаталар, һава сулау һәм авыруларның ял итү урыннары тикшерелде.