Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында яшьләрнең һәм балаларның интернетта мәгълүмати куркынычсызлыгын закон ягыннан һәм практик яктан тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре катнашты.