Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә законнарны тормышка ашырганда иминиятләштерелгән кешеләрнең хокукларын яклау буенча координацион совет утырышы

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре медицина ярдәме күрсәткәндә һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә законнарны тормышка ашырганда иминиятләштерелгән кешеләрнең хокукларын яклау буенча координацион совет утырышында катнашты.   

Утырышта мәҗбүри медицина иминиятенең төбәк бүлеге вәкилләре һәм иминият медицина оешмалары вәкилләре  яңа таҗлы вирус белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәткәндә  очраган проблемалар турында сөйләде. Утырышта  таҗлы вирус инфекциясе белән авырган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International