“ТНВ-Татарстан” каналында “Ришвәтсез Татарстан” тапшыруында ришвәтчел һәм башка хокук бозуларны булдырмауда гражданнар мөрәҗәгатьләренең роле турында фикер алыштылар.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр көн саен анализлана, “Мөрәҗәгать хәл ителде” статусы бирелгән җаваплар аеруча игътибарга алына, кирәк булганда күчмә тикшерүләр үткәрелә. Бу тапшыруда шушы һәм башка эшләр турында әлеге системаның кулланучылар белән үзара элемтәне координацияләү бүлеге җитәкчесе сөйләде.