Балигъ булмаган үсмер, административ җаваплылык кергән яшькә кадәр, хокук бозган зат буларак, әгәр аның кылган гамәлләренә карата үткәрелгән тикшерү Россия Федерациясе административ хокук бозулар турында Кодексның 26.1 маддәсендә каралган эшләр өчен әһәмиятле барлык хәлләрне исәпкә алмыйча үткәрелгән икән, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә профилактик исәпкә куела алмый.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үсмерне федераль закон таләпләрен бозып исәпкә кую турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы Прокуратурасына бирде.
Әлеге мәгълүматны караганнан соң әлеге үсмерне балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектән исәптән төшерү турында прокурор акт чыгарды.