Фишинг, вишинг, скимминг һәм «ливан элмәге»: татарстанлыларның банк карталарыннан акчаны ничек урлыйлар

2021 елның 26 марты, җомга

“Ярдәм итегез!” Без акчаны салдык, гомер буе җыйган  “үлемтеккә” дигән акчаны бирдек” —  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә  мондый үтенечләр атна саен килә. Кайвакыт шикаятьләргә зыян күргән бер төркем кешеләр кул куя. Кырыкалдарларның корбаннары еш кына өлкән кешеләр була, ләкин зыян күрүчеләр арасында төрле буын вәкилләре, шул исәптән яшьләр дә бар. Халык өчен финанс грамоталыгы дәресен туры эфирда социаль челтәрләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үткәрде.  

“Көн саен безгә  бер-берсеннән күчереп язылган диярсең, бер үк төрле хатлар килә. Аларда фамилияләр, туган еллары һәм зыян күрүчеләрнең эш урыннары гына үзгәрә. Калган барысы да – ике-өч биттә бер үк сүзләр. Алдау юлы белән безнең халыктан, өлкән яшьтәге гражданнардан акча алалар. Без бик ачулы”, ди Сәрия Сабурская.

  “ Сез беләсезме бүген финанс пирамидалары күпме? Түбән Камада һәм Чаллыда җинаять эшләре карала. Кешеләр төркемнәре белән “Ярдәм итегез! Без акчаны салдык, безне ышандырдылар... Без ышанып, гомеребез буе җыйган “үлемтеккә” дигән акчаны бирдек, диләр. Кешеләр кызганыч әлбәттә”, диде  Вәкаләтле вәкил.

Омбудсмен  шулай ук  кеше хокукларын яклау буенча дәүләт ведомстволарының һәм оешмаларының  кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен белемле булырга тиешлеген ассызыклады.

Замана  финанс яктан грамоталы булуны таләп итә, бу мәсьәләдә республикада яшәүчеләрнең һәрберсе  белемле булырга тиеш.  

Карталардан акча урлауның иң популяр схемалары:  скимминг, “ливан элмәге”, “кибет угрылары”, фишинг, телефон ярдәмендә урлау һәм  вишинг. Банк карталарыннан акча урлауның ысуллары төрле: кемдер банкоматтан акча алганда арттан карап тора, программа аша хакерлык атакасы ясаучылар да күп. Искеләре эшләүдән туктагач, җинаятьчеләр яңа ысулларны уйлап таба.

Скимминг

 Махсус җайланмалар банкоматларга куела, шуның ярдәмендә җинаятьчеләр карта турында мәгълүмат ала. Моның өчен чынга охшаган клавиатураны һәм картридерга урнаштырылган  карта мәгълүматларын ачыклаучы җайланма куялар. Клавиатура урынына  пин-код кертү процессын  төшереп барган миниатюр камера да куелырга мөмкин.

 

Фишинг

 Бу иң киң таралган ысул. Кырыкалдарлар  ышанучан  кешеләрдән  карта турында мәгълүматны яңартуны, шул исәптән кредит картасын номерын һәм пин-кодны күрсәтүне сорыйлар. Моны эшләүнең берничә төре тәкъдим ителә. Яки җавап хаты язып, яки банк-эмитент сайтына кереп, тиешле анкетаны тутырып. Ләкин хатка беркетелгән сылтама  банк ресурсына түгел, ялган сайтка кертәчәк.  

 Картадан ничек акча урлатмаска?

 Банк карталарыннан акча урлатмас өчен  гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

1.    Пин-кодны картадан аерым саклагыз. Аны картага язмагыз, беркемгә дә әйтмәгез, интернетта эшләгәндә пин-кодны кертмәгез. Аны югалтасыз яки урлатасыз икән, шунда ук картаны ябып куярга кирәк.  

2.    Алынган сумма дөреслеген тикшереп бетергәнче барлык документларны саклагыз.

3.    Банкка актуаль контакт мәгълүматларын хәбәр итегез.

4.     SMS-хәбәр җиткерү хезмәтен  кушыгыз, һәрвакыт яныгызда булышу хезмәте телефоны булсын.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International