Вәкаләтле вәкил “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт  муниципаль районына  эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы  мөрәҗәгатьләрне  үтәү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе үткәрде.  

Бүген эш киңәшмәсендә каралган мәсьәләләрнең күбесе  урамнарны яктыртуга кагыла, бу мәсьәлә  районда яшәүчеләрдә борчу уята.

Күп кенә мөрәҗәгатьләр буенча эш 2021 елга планлаштырылган, балалар мәйданчыклары һәм тротуар төзүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрнең күбесе “Безнең ишегалды” программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International