Армиядә хезмәт итүгә кагылышлы мәсьәләләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшендә һәрвакыт өстенлекле урынны алып тора. Бу мәсьәләгә кагылышлы барлык мөрәҗәгатьләр Вәкаләтле вәкил Аппаратында аерым игътибар белән карала.
Бүген Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин белән хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен Кама Тамагында “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресен үткәрде. Анда Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Буа, Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тмагы районнарыннан хәрби хезмәткә әзерләнүчеләр катнашты.