“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча киңәшмә

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль районына эш сәфәре  вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Апас, Буа, Кайбыч, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарыннан килгән мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча эш киңәшмәсе үткәрде.

Сәрия Сабурская  Кайбыч һәм Кама Тамагы  муниципаль районнары буенча  җаваплы затлар эшен контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үтте, төп үтәлмәгән мөрәҗәгатьләр  юл хәрәкәте  иминлегенә һәм авылларда юл төзүгә кагыла.

Атна саен эш киңәшмәләрендә гражданнарның системага килгән мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар итәргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International