Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Кукмара муниципаль районына эш сәфәре вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлегендә булды. Вакытлыча тоту изоляторының чисталыгын тикшерде, урын-җир, матраслар, кайнар су булу-булмавын тикшерде. Шулай ук тикшерү кабинетын, барлык камераларны, һава сулау урынын, душ кабинасын, шулай ук чишенү чүлмәсен карады.
Изоляторда тотылучылар белән аралашу вакытында аларны тоту шартларыннан зарланучылар булмады.