Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә шәхси кабул итүе вакытында Кукмара районыннан проблемасы булган күп балалы ана мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче белдерүенчә, аның дүрт баласының икесе укыган башлангыч мәктәпне ябарга җыеналар, анда өч кенә бала укый.
Шәхси кабул итүдән соң җирле үзидарә, район мәгариф бүлеге, район прокуратурасы вәкилләре белән күчмә киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә шулай ук балаларны укырга автобус белән йөртү мәсьәләсе каралды. Вәкаләтле вәкил җирле үзидарә органнарына балалар автобуска тоткарлыксыз барып җитү чараларын күрергә кушты.