“Халык контроле” дәүләт системасының эш нәтиҗәләре: “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре

2021 елның 5 марты, җомга

“Перинаталь  үзәкле  Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе”нең һәм “Лениногорск  үзәк район хастаханәсе”нең юлларын  кардан һәм боздан чистартырга кирәк булган, бу учреждениегә килүчеләргә куркыныч тудырган.  

“Лениногорск үзәк район хастаханәсе”нә  шулай ук компьютер томограф ремонт таләп ителгән, кимчелек бетерелеп, аппарат  үз эшен яңарткан.

2018 елдан “Лениногорск  үзәк район хастаханәсе” нең балалар сырхауханәсен  ремонт һәм бизәү эшләре  тәмамлану  белән  яңа бинага  күчерү  көтелә,   25 февральдә  Садриев урамында  балалар хастаханәсен ачу булды. Яңа бинада барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр сакланган,  федераль программа буенча бүленгән  рентген аппараты куелган, балалар сырхауханәсе киңлекләрен (коляска кую урыны)  оештыру-планлаштыру кагыйдәләре үтәлгән, уен бүлмәсе, аерым керү юлы белән сөт тарату пункты җиһазландырылган, белешмә һәм юлламалар алу өчен документлар рәсмиләштерү  теркәү хезмәте булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International