“Шикләнелгән һәм гаепләнелгән, сак астында тотылган балигъ булмаган затларның сыйфатлы төп гомуми белем алуы буенча проблемалы мәсьәләләр” темасына түгәрәк өстәл

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  тикшерү изоляторларында тотылган шикләнелгән һәм гаепләнелгән балигъ булмаганнарның  төп гомуми белем алуы, аларны тормышка яраклаштыруда мөһим чара,  пенитенциар система учреждениеләрендә оештырыла торган уку-тәрбия процессының элементы булып тора һәм Вәкаләтле вәкилдә  даими  аерым борчу тудыра. 

 Бүген  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәклаәтле вәкил башлангычы белән  уздырылган, шикләнелгән һәм гаепләнелгән, сак астында тотылган балигъ булмаганнарның сыйфатлы гомуми төп белем алганда  проблемалы мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасы законлылык  һәм  хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International